ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 17 декаберендә «Таттехмедфарм» ДУПның конференц-залында даруханә челтәренең идарәсе башлыгы О.В.Галихина рәислегендә даруханә челтәрләре мөдирләре һәм производство даруханәләре мөдирләре белән эш киңәшмәсе булды. Киңәшмә эшендә даруханә эшчәнлеген тәртипкә салу бүлегенең башлыгы М.Г.Елисеева, информацион-аналитик бүлеге башлыгы Р.Р.Зверев, даруханә эшчәнлеген тәртипкә салу бүлеге башлыгының урынбасары Г.М.Мингалеева катнаштылар.

2014 елның 17 декабрендә «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБПда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф.Ф.Яркаева рәислегендә «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау оешмаларында дару препаратларының хәвефсезлеген һәм сыйфатын тәэмин итүнең көнүзәк мәсьәләләре» семинары булды. Семинарда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, ТР буенча Росздравнадзор идарәсенең,  Росздравнадзорның «МКЧКЭИТММҮ» ФДБОның, КДМУның, КДМАнең вәкилләре, медицина оешмаларының клиник фармакологлары, «Таттехмедфарм» ДУПнең даруханә челтерләренең мөдирләре һәм производство даруханәләре мөдирләре катнаштылар.


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 2–3 декабрендә Казанда «Корстон» КСКК  җирлегендә халыкара катнашуы белән «Идель буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» дигән XI Россия конференциясе уза. Форумны оештурычылар – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханщсе, Казан дәүләт медицина университеты.


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2005 елдан башлап 4 ноябрьдә Россиядә дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне билгеләнә. 1612 елның көзендә Түбәнге Новгородта Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә 4 ноябрьдә Мәскәү Кремлен Польша илбасарларыннан коткарган халык ополчениесе барлыкка килде.

2 меңнән артык кеше 4 ноябрьдә бәйрәм сәбәбе буенча «Казан» МКҮ алдындагы мәйданда митингка җыелды. «Таттехмедфарм» ДУП хезмәткәрләре шулай ук бу чарада катнаштылар.


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 29 октябрендә 13.00 сәг. «Казан ярминкәсе» КҮнең территориясендә Беренче каналның «Здоровье» һәм «Жить здорово» программаларының танылган алып баручы, профессор Е.В. Малышева катнашуында «Мамма сәламәтлеге» акциясе ачыла. Акция чикләрендә гәдәти булмаган музей – хәзерге заман салмак материаллардан ясалган алтыметрлы хатын-кыз гәүдәсе – эшлиячәк. Гаять зур гәүдәнең эчендә сөт бизенең ничек оештырылганы белән, яман шешнең барлыкка килү механизмы, аның ничек метастазлар чыгаруы һәм хатын-кызларның сәламәтлеген ничек бозуы белән бөтен җыелганнар күрсәтмәле итеп таныша алалар. Гәдәти булмаган музейны ачуда хатын-кызлар – Татарстанның лидерлары һәм иҗтимагый эшлекләре катнашачаклар.


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бик зур төрлелек һәм яңа дару препаратларының өзлексез барлыкка килүләре аркасында 2012 елдан башлап даруханә оешмаларының хезмәткәрләре өчен КДМУ карамагандагы медик-фармацевтик колледжының әйдәүче фармакологы, беренче категорияле мөгаллим, халыкара дәрәҗәдәге лектор Юрьева И.И. белән уздырыла торган  «Дару препаратларының синонимик һәм охшаш алмашы» циклы буенча семинарлар оештырылды. 2013 елдан халыкка медикаментларны җибәрү белән мәшгуль булган даруханә оешмаларының бөтен хезмәткәрләрен актив сату осталыкларына баскычлы өйрәтү буенча масштаблы проект башланды.

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
21 сентябрьдә “Казан Арена” стадионы территориясендә традицион бөтенроссия йөгереш көне "Милләтләр кроссы–2014”  узды.

17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Дәүләт даруханә челтәре адымлы ераклыгында гына халыкны сыйфатлы һәм ала алырлык дару чаралары белән тәэмин итү буенча уңай шартлар оештыру эшен алып баруны дәвам итә.


4
июль, 2014 ел
җомга

2014 елның 3 июнендә «Таттехмедфарм» ДУПның конференц-залында 2013 ел өчен даруханә оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең йомгакларын ясау буенча киңәшмә булды.

 

Киңәшмә «Таттехмедфарм» ДУПның генераль директоры О.З.Әкбәров рәислегендә уздырылды.


19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән оештырылган конкурс һөнәри осталыкны камилләштерүгә, медицина эшчесе һөнәренең җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү өчен өстәмә стимулларны тудырырга чакыра.

Медицина эшчеләренә Республика премиясен тапшыру Татарстан Республикасының сәламәтлек саклавында күренекле күңелдә кала торган вакыйга булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International