Казанда «ИФОда педиатрия һәм балалар хирургиясе» дигән XI конференция ачылды

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

2014 елның 2–3 декабрендә Казанда «Корстон» КСКК  җирлегендә халыкара катнашуы белән «Идель буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» дигән XI Россия конференциясе уза.

Форумны оештурычылар – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханщсе, Казан дәүләт медицина университеты.

Бу конференция гадәттәгечә балалар саләмәтлеген саклау белгечләренең һөнәри үсеше өчен, авыруларны диагностикалау һәм дәвалау буенча Россиянең төрле регионнарыннан хезмәттәшләрнең алдынгы тәҗрибәләрен тарату өчен мәйданчык булып тора. Конференция чикләрендә табиблар һәм клиник төшендерүләр өчен белем бирү мәктәпләрен һәм семинарларын уздырырга планлаштырыла.

Форум эшендә Идель буе федераль округының 200 артык балалар оешмаларының җитәкчесе, Россия Федерациясенең һәм чит илләрдән педиатрия өлкәсендәге әйдәүче эксперты катнаша.

«Конференция медицина ярдәмен күрсәтү өлешендә, яңа технологияләрне үзләштерүдә җитди нәтиҗәләр китерүне теләр идем мин », – дип Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов журналистларга әйтте.

«Бүген без һәр җирдә өзлексез белем бирү системасын кертәбез – бу Татарстанда медицина педиатрия ярдәмен күрсәтү өчен квалифицияле белгечләрне хәзерләү этапларының берсе. Бүгенге көнгә республикада 12 меңнән артык табиб эшли һәм без белгечләрне хәзерләү өстендә эшлибез», – дип «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Рафаэль Шавалиев сөйләп бирде.

Һәр конференциянең максаты – тәҗрибә белән уртаклашу, уңышлар турында сөйләү, дип искә төшерде Казан дәүләт медицина университетының ректоры Алексей Созинов. Ләкин хәзер белгечләр булырга әзерләнә торган яшь кешеләрне хәзерләү әһәмиятлерәк. Иң мөһиме – ул сыйфатлы хәзерләү. Һәркем, Казан кешесе генә түгел, ләкин, әйтик, Актаныш райондагы кеше дә үзенең табибы үрнәгендә медицина берләшмәсенең үсешен күрү өчен конференция кирәк, дип басым ясады Созинов.

 
«Татар-информ», Алсу Гатауллина

http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/364335.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International