Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау оешмаларында дару препаратларының хәвефсезлеген һәм сыйфатын тәэмин итү мәсьәләләре буенча семинар

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

2014 елның 17 декабрендә «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБПда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф.Ф.Яркаева рәислегендә «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау оешмаларында дару препаратларының хәвефсезлеген һәм сыйфатын тәэмин итүнең көнүзәк мәсьәләләре» семинары булды. Семинарда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, ТР буенча Росздравнадзор идарәсенең,  Росздравнадзорның «МКЧКЭИТММҮ» ФДБОның, КДМУның, КДМАнең вәкилләре, медицина оешмаларының клиник фармакологлары, «Таттехмедфарм» ДУПнең даруханә челтерләренең мөдирләре һәм производство даруханәләре мөдирләре катнаштылар.

 

Семинарда дару препаратларының хәвефсезлеген мониторинглау мәсьәләләренә кагылып үттеләр.

 

 «КДМУ» ЮҺБ ДББОның СКК ҺЯХФның фармация кафедрасының мөдире Светлана Николай кызы Егорова үзенең «Производство даруханәсе – сәламәтлек саклау системасында кирәкле буын» докладында медицина оешмалары өчен, сәнәгый аналоглары булмаган, даруханәдә җитештерелгән даруларның бөтен көнүзәк әһәмиятлелеген билгеләде.

 
«Таттехмедфарм» ДУП даруханәләренең производство эшчәнлеге» доклады белән даруханәләр эшчәнлеген тәртипкә салу бүлегенең башлыгы М.Г.Елисеева чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International