2013 ел өчен даруханә оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең йомгакларын ясау буенча киңәшмә

2014 елның 4 июле, җомга

2014 елның 3 июнендә «Таттехмедфарм» ДУПның конференц-залында 2013 ел өчен даруханә оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең йомгакларын ясау буенча киңәшмә булды.

 

Киңәшмә «Таттехмедфарм» ДУПның генераль директоры О.З.Әкбәров рәислегендә уздырылды.

 

Киңәшмә эшендә баш бухгалтер В.Н.Җәләева, дару белән тәэмин итү буенча генераль директор урынбасары Н.М.Шемякина, даруханә склады буенча генераль директор урынбасары И.Г.Мингаҗетдинов, даруханә челтәре идарәсенең башлыгы О.В.Галихина, ТРИнең башлыгы И.Ф.Әскәров, автотранспорт идарәсе башлыгы И.С.Климковский, даруханә эшчәнлеген тәртипкә салу бүлегенең башлыгы М.Г.Елисеева, мәгълүмати-аналитик бүлек башлыгы Р.Р.Зверев, Казан шәһ. даруханә челтәрләренең мөдирләре Л.Ю.Кущ, О.Н.Рассыпнова, Е.Ю.Фәхретдинова, Г.Н.Әшрапова, ТР районнарының даруханә челтәрләре мөдирләре О.В.Баннова, З.Ф.Камилова, З.М.Мингулова, О.А.Шапаренко, З.Г.Яруллина, даруханә челтәрләренең мөдирләр урынбасарлары катнаштылар.

 

Киңәшмәдә даруханә оешмалары эшчәнлегендә төп сораулар һәм мәсьәләләр турында әйтелде.

 
«Таттехмедфарм» ДУПның генераль директоры О.З.Әкбәров 2014-2015 елларга булган даруханә челтәренең үсеше буенча төп мәсьәләләрне билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International